Менделеевск районы Штабы мобилизацияләнүче хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча өстәмә ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте. Утырышны район башлыгы Радмир Беляев үткәрде.
Һәр гаиләне беркетелгән кураторлар йөреп чыкты һәм актуаль ихтыяҗлар исемлеген төзеде.
Штаб тикшерүе нәтиҗәләре буенча солдатларга: яңгырдан саклану киемнәре, җылы эчке кием комплектлары,йокы капчыклары, резин итекләр, бер тапкыр кулланыла торган махсус эшче костюмнары тапшырырга карар кылынды. Шулай ук өстәмә рәвештә оекбашлар, җылылык пушкалары, бинокльләр һәм рацияләр китереләчәк. Шулай ук хәрби хезмәткәрләрне көрәкләр, җылы утыргычлар белән комплектлаштыралар. Бөтен кирәкле әйбер җыю пунктларына һәм палаткалы шәһәрчекләргә китереләчәк, дип хәбәр иттеләр Менделеевск районы штабында. Район делегациясе атна саен мобилизацияләнгәннәр янына барып йөри.
Моннан тыш, район башлыгы Радмир Беляев гаиләләргә утын әзерләү һәм китерү белән ярдәм итүне оештырырга кушты.
Аерым йөкләмәләр мобилизацияләнгәннәрнең балалары өчен Яңа ел чараларын оештыруга кагыла. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларны аерым игътибарга алырга кушты. Шулай итеп, Менделеевскида мобилизацияләнгән 168 бала “Теләкләр чыршысы” Яңа ел акциясендә катнашачак.