Менделеевск районында Яңа елга әзерлек эшләре башланды. Ул 10 декабрьгә тәмамланырга тиеш. Хәзер шәһәр территориясе бизәлә, урамда боз шугалаклары ясала, чыршылар үткәрүгә әзерлек эшләре бара.
Район җитәкчелеге карары буенча бәйрәм чаралары беренче чиратта балалар өчен оештырылачак. Карар турында район башлыгы Радмир Беляев киңәшмәдә игълан итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа ел чаралары буенча эшне мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен оештыруны йөкләде. Районда өстәмә рәвештә “Район башлыгы чыршы бәйрәме” өлешчә мобилизация кысаларында алынган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләсе һәм балалары өчен узачак. Шулай ук чыршы бәйрәменә полиция, Росгвардия, суд приставлары хезмәте, җәза үтәү хезмәте, тикшерү комитеты һәм прокуратура хезмәткәрләренең балалары да чакырылачак.
Шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен "Теләкләр чыршысы" яңа ел акциясен үткәрү турында карар кабул ителде. Башкарма комитет хезмәткәрләре, депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре балаларның теләкләрен үтәячәк.
Актуаль вәзгыять уңаеннан Менделеевскида банкетлар, фуршетлар һәм корпоративларны, шулай ук шәһәр һәм корпоратив бәйрәм салютларын гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде.