Район башлыгы Радмир Беляев "Хөсәен" мәчетен төзүдә ярдәм иткән өчен җәмәгатьчелеккә рәхмәт белдерде

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

"Хөсәен" мәчете бистә территориясендә урнашкан.

Шушы көннәрдә район башлыгы Радмир Беляев килешүләре буенча ЮНИКОН җитәкчесе Мухин Александр Михайлович манарада яңа тәрәзә, тагын да сыйфатлырак ишекләр урнаштыруда ярдәм итте. 

Район башлыгы үзенең телеграм-каналында эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Агымдагы елда шулай ук Радмир Илдар улы кушуы буенча мәчет янында керү юлына һәммашина кую зонасына асфальт җәйделәр. Алга таба биредә үз мәдрәсәсен һәм район халкы өчен парк төзү планлаштырыла.

Билгеләп үтик, яңа мәчетнең нигезе тантаналы рәвештә 2018 елда Ураза бәйрәмендә  Клуб асты урамы, 17А адресы буенча салынды. Аны Хөсәенов Раил Риф  улы төзи башлады һәм хәзерге вакытта да төзелешне алып бара. Мәчет бары тик хәйрия ярдәменә генә төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International