Алкогольне ваклап сату турында нәрсә белергә кирәк?
- Легаль алкоголь лицензияле ваклап сату кибетләрендә генә сатыла. Шул ук вакытта кибет бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы белән җиһазландырылырга тиеш.
- Легаль алкогольле шешәләргә федераль махсус маркалар (ФСМ) салынырга тиеш
- Легаль алкоголь сатып алганда, сатучы сатып алучыга Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлү факты турында белешмә булган штрих код белән чек бирергә тиеш.
- Легаль алкоголь сату тыелган:
төнлә 23 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр,
балигъ булмаган гражданнарга,
кулдан пластик канистрада
палаткаларда һәм ларекларда (стационар булмаган сәүдә),
интернет аша.
Шуңа күрә алкоголь продукциясен сатып алуны лицензияләнгән кибетләрдә генә башкарырга кирәк. Алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензия белән сатып алучының почмагында танышырга мөмкин.
Ялган алкоголь нәрсә белән куркыныч? Ялган алкогольдә метил спирты булырга мөмкин. Нәкъ менә аннан кешеләр үлә яки инвалид була. Үзәк нерв системасы бозыла, күзләре сукырая, бөерләре һәм башка эчке органнары эшләүдән туктый.
Шулай ук эчәргә яраклы булмаган спиртлы эчемлекләр, аптека косметик чаралар, көнкүреш химиясе чаралары, парфюмерия спиртлы продукцияне дә кулланырга ярамый.
Легаль булмаган алкоголь сату фактлары ачыкланган очракта, битараф булмаган кешеләрдә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында хәбәр итү мөмкинлеге бар://uslugi.tatarstan.ru/ «Халык контроле» бүлегендә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы