Әлфия Когогина округта сәламәтлек саклауны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды: «Очрашу барышында  команда эшен якын араларда күпфункцияле хастаханә һәм Татарстанның төньяк-көнчыгышына хезмәт күрсәтү өчен кардиология үзәге төзү проектларын гамәлгә ашыру өлешендә тупларга кирәк булган беренче чираттагы бурычлар турында фикер алыштылар».

Чара Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе»  ДАССУ мәйданчыгында узды. Бу күппрофильле медицина үзәге, ул шулай ук тәүлек буе кичектергесез һәм ашыгыч, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтә, Чаллы шәһәре һәм Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге халкына, Чаллыдан тыш, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай, Алабуга, Зәй, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Мамадыш районнары керә.

Киңәшмәдә шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, БСМП баш табибы Марат Мөхәммәдиев, онкокология үзәге баш табибы Алмаз Хаҗиев, 5 нче шәһәр хастаханәсе башлыгы Зөфәр Насртдинов, шәһәрнең медицина учреждениеләренең әйдәп баручы табиблары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International