3 декабрь көнне Менделеевск ГТО үзәгендә " Хезмәткә һәм оборонага әзер!" гаилә фестивале кысаларында " Без әнием белән спорт белән дус!" дип исемләнгән спорт бәйрәме узды.
Ярышта 10 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалары белән әниләр катнашты. Гаилә командалары ГТО нормаларын үтәүдә көч сынаштылар
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде .