Элегрәк Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары арасындагы элемтәне җайга салу өчен «фронт почтасы» оештыру тәкъдиме белән РФ оборона министрлыгына тиешле хат юллаган иде.
«Гаиләнең якын кешесеннән хәбәр алу мөмкинлеге булмау турында миңа якташларым әйтте. Мин шунда ук Оборона министрлыгына «фронт почтасы» оештыру тәкъдимен җибәрдем, һәм ул тиз җавап бирде. Зур рәхмәт!» - диде Ә.Когогина.
Махсус хәрби операция бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләргә почта җибәрүләрне тәэмин итү максатларында, алар хезмәт итә торган хәрби частьләр Россия Федерациясе Кораллы көчләренең фельдъегер-почта элемтәсе бүлекчәләренә беркетелгән.
Хат яки посылканы «Россия Почтасы» ның иң якын бүлекләре аша 103400, Мәскәү шәһәре 400, хәрби часть номеры адресы буенча җибәрергә мөмкин. Хәрбиләр дә үзләре өйләренә хат җибәрә алачаклар, моның өчен аларны конвертлар һәм язу кирәк-яраклары белән тәэмин итәчәкләр.