4 декабрьдә Тойгуҗа авылында гражданнар җыены узды.
Тойгуҗа авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре турында җирлек башлыгы Рафит Сафин чыгыш ясады.
Аннары район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева халыкны 10 ай эчендә районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды.
Халык үз сорауларын бирә алды. Төп кызыксындырган мәсьәләләр: юлны ремонтлау һәм яктылык белән өзеклекләр. Барлык сораулар да эшкә алынган.