5 декабрьдә “Советлар Союзы Герое М.С.Фомин исемендәге 1 мәктәптә” яшь армиячеләр сафына кабул итүгә багышланган тантаналы чара узды.
Яшь армиячеләр хәрәкәте сафларына 5в, 5 Г һәм 6 А сыйныф укучылары кушылды. Бәйрәмдә Менделеевск районының ветераннар советы рәисе Кривилева Л.Р., ветераннар советы әгъзалары, 2020 елда мәктәпне тәмамлаган, Россия Армиясе частьләрендә хезмәт иткән Хаҗиев Айнур катнашты. Шулай ук мөхтәрәм кунак- Владимир Владимирович Георгиевскийның кызы Георгиевская М.В. чараның мөхтәрәм кунагы булды. Мәктәпнең яшь армия отряды В.В.Георгиевский исемен йөртә. 3 дәрәҗә армия батырлыгы билгеләре белән яшьармиячеләр Бабушкин Владислав, Никитин Егор һәм Чванова Яна районның патриотик эшенә керткән өлешләре өчен бүләкләнделәр. Яшьармиячеләрнең анты иң дулкынландыргыч мизгел булды, бу тантаналы миссия Яшьармиячеләр отряды командиры Муллахмәтов Данифка бирелде. Чара Яшьармиячеләр гимны белән тәмамланды.