Пенсия фондына код сүзе буенча

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында)  пенсия күләме, эш стажының дәвамлылыгы, пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка персональ мәгълүматлар алуны, телефон номеры буенча "Кодлы сүз"не кулланып, өйдән чыкмыйча гына мөмкин булуын искә төшерә.

Кодлы сүздән башка һәм шәхесне расламыйча,  РПФ белгечләре РПФ карамагындагы шәхси мәгълүматларны яңгырата алмаячак. Фонд белгече кодлы сүзгә өстәмә рәвештә ФИА, туган көне, СНИЛС дип атауны сорый. Әгәр барлык мәгълүматлар туры килсә, мәгълүмат биреләчәк. Башка очракларда кеше гомуми белешмә характерындагы консультация алачак.

Кодлы сүзне РПФ сайтында шәхси кабинет аша мөстәкыйль билгеләргә мөмкин.

Моның өчен түбәндәгеләр кирәк:


- логин һәм пароль ярдәмендә гражданның шәхси кабинетына керергә;
- кулланучының үз профиленә керергә (экранның өске өлешендә үз ФИА  басарга);


- «Телефон элемтәсе ярдәмендә шәхесне идентификацияләү нормалары» бүлеген табарга;


- шәхесне идентификацияләү өчен вариантларның берсен сайларга: яшерен код яки яшерен сорау;


Үзеңнең яшерен кодыңны яки сорауны күрсәтү - бу кодлы сүз булачак та.

Монда ук, кирәк була калса, кодлы сүзне үзгәртергә мөмкин.

"Шәхесне идентификацияләү өчен кодлы сүз куллану турында" гаризаны шулай ук РПФның теләсә кайсы клиент хезмәтендә шәхсән тапшырырга мөмкин. Гражданнарны алдан язылу буенча кабул итәләр.

Кабул итүгә РПФ сайтында шәхси кабинет аша, фондның мобиль кушымтасы аша яки РПФ бүлеге контакт-үзәгенең бердәм номеры аша язылырга мөмкин (шалтырату бушлай).


Гражданның шәхси кабинетында https://es.pfrf.ru сайтында дәүләт хезмәтләреннән һәм  РПФ сервисларыннан электрон рәвештә файдаланыгыз.
Контакт-үзәк Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә 8-800-6-000-000
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru , sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.ok.ru/group/58408636907571
https://t.me/PFRTARbot
ТР буенча ОПФР матбугат хезмәте (843)279-25-13,
pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International