Абалач авылында яшәүчеләр 2023 елга үзара салым суммасын билгеләделәр
Бертавыштан кеше башына мең сум акча җыярга карар кылынды.
Авыл халкы белән очрашуда район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр вәкилләре катнашты. Эшчәнлек турында мәгълүматны җирлек башлыгы Раил Сираҗетдинов җиткерде. Ләйсән Камил кызы районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Авыл халкы урамнарны яктырту, мәктәп һәм юлларны ремонтлау буенча үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Р. Сираҗетдинов 2023 елда үзара салым акчасына башкарылырга тиешле эшләрнең төп төрләрен атап үтте. Болар-балалар мәйданчыгының яңа элементларын сатып алу һәм урнаштыру, һәлак булган фронтовикларга мемориалның коймасын яңарту, су өчен ярым прицеплы цистернаны, су насослары сатып алу,электр линиясен сузу һәм чишмәгә су насосы кую, тракторга хезмәт күрсәтү һәм җәйге вакытта үләнне чабу.