Татарстанда 3 меңнән артык гаилә авыл ипотекасын рәсмиләштергән

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Татарстанда өч елга якын авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә Россельхозбанк ярдәме белән 3 меңнән артык гаилә отышлы шартларда күчемсез милек сатып ала алды. Бирелгән кредитларның гомуми суммасы 6,8 млрд сум тәшкил итте, ә уртача ипотека кредиты 2,6 млн сумга тигез. Татарстан Росреестрына “Авыл ипотекасы” программасы буенча сатып алына торган күчемсез милеккә карата электрон документлар кергәндә, әлеге объектларны теркәү максималь кыска вакытта уздырыла.

«Ипотеканы теркәүнең гомуми срогы - 5 эш көне. Безнең ведомствога "Авыл ипотекасы" программасы буенча сатып алына торган күчемсез милеккә карата электрон документлар кергәндә, әлеге объектлар шактый тизрәк теркәлә, шул исәптән төбәктә "24 сәгать эчендә ипотека" проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә.  Әгәр дә хокукый экспертиза уздырганда күчемсез милекне теркәүгә комачаулаучы сәбәпләр ачыкланса, безнең ведомство белгечләре искәрмәләрне оператив рәвештә бетерү өчен мөрәҗәгать итүчеләр белән кичекмәстән элемтәгә керә ", - дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров.

РСХБның Татарстан төбәк филиалы белгечләре тарафыннан хупланган гаризаларны анализлау авыл ипотекасы кысаларында йортларны республиканың барлык районнарында сатып алуны өстен күрүләрен күрсәтә, әмма иң зур популярлык Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч, Биектау, Тукай һәм Арча районнары.

«Авыл ипотекасы - Россельхозбанкның төбәктәге иң таләп ителгән ипотека программаларының берсе.  2022 елда әлеге программа буенча без халыкка 1,3 млрд сумга ярдәм итә алдык. Бирү күләме буенча Татарстан гадәттәгечә алдынгы регионнар өчлегенә керә», - дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова.

Авыл ипотекасы буенча кредит алу шартлары булып 21 яшькә җитү, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә даими яисә вакытлыча теркәлү тора. Татарстан Республикасы территориясендә күчемсез милек объекты сатып алганда кредитның максималь суммасы 3 млн сум тәшкил итәчәк, гаилә парлары өчен кредит күләме 6 млн сумга кадәр артырга мөмкин. Кредитны 25 елга кадәр срокка рәсмиләштерергә мөмкин, беренчел кертем - 10%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International