Роспотребнадзор кимерүчеләргә каршы көрәшнең иң яхшы ысуллары турында искә төшерә

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Россия территориясенә кыш килде, ә аның белән өйләргә кимерүчеләр кереп качты, алар кышкы түбән температуралар аркасында җылытыла торган биналарга күчә. Болардан тыш, алар төрле материалларны зарарлый һәм азык-төлекне боза һәм куркыныч авырулар кузгатучыларны йөртүче булырга, аларны кешеләргә, авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарына  тапшырырга мөмкин.

Шәһәр биналарында соры, кара тычканнар һәм йорт тычканнары яши, авыл җирлегендә аларга берничә төр кыр тычканнары кушылырга мөмкин. Бу төр кимерүчеләрнең барысы да геморрагик бөер синдромы (тычкан бизгәге), туляремия, лептоспироз, псевдотуберкулез, эчәк иерсиниозы һ.б. авыруларны таратуда катнаша.

Бу авыруларны кимерүчеләрдән түбәндәге очракларда йоктырырга мөмкин:

- кайнатылмаган су һәм җылылык белән эшкәртелмәгән кимерүчеләр бүлеп чыгарган бүлендекләр белән зарарланган продуктларны кулланганда;

- зарарланган кимерүчеләр  булган әйберләрне тотканда ( салам, печән), үле, чирле  кимерүчеләр белән элемтәгә кергәндә, чөнки  авыру кимерүчеләр кешедән курыкмый яки аңа һөҗүм итә;

- үлеп кипкән кимерүчеләрнең тузаны белән сулаганда.

Кимерүчеләрнең үтеп керүен кисәтү өчен:

- фатирларда һәм шәхси йортларда ишек, тәрәзә тишекләрен, стеналарда коммуникацияләр үтү урыннарын, тишекләрне, коймаларны вакытында ремонтлагыз;

- азык-төлек продуктларын кимерүчеләр булмаган урыннарда, һава үткәрми торган савытларда саклагыз. Кимерүчеләр зыян китергән ризыкларны ашамагыз;

- ризыкны юылмаган куллар белән алмагыз;

- ачык су чыганакларыннан кайнатылмаган су кулланмагыз ,

- кимерүчеләр шәһәр һәм авыл корылмаларында пәйда булганда, дератизация үткәрү өчен махсус оешмаларга мөрәҗәгать итегез;

- авыл җирендә, бакча участокларында корылмаларны кышка әзерләгәндә, кимерүчеләр өчен кулай булган ризыкларны – ярма, бәрәңге, кәбестә, тамыразыкларны һ. б. калдырмагыз.;

- язын корылмаларны ачканда тузан һавасы күтәрелүгә һәм аның сулыш юлларына эләгүенә юл куймыйча, юу һәм дезинфекцияләү чаралары кулланып, биналарны яхшылап җыештырыгыз;

- күп тузан күтәрелгәндә (иске корылмаларны җимергәндә, печән, салам төягәндә, такталарны сүткәндә һ. б.) перчаткалар һәм саклагыч маска кулланыгыз;

- резин перчаткасыз тере яки үлгән кимерүчеләргә кагылмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International