2022 елның 6 декабрендә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә белем бирү учреждениеләре арасында «Минем Россиям» дип аталган интеллектуаль уен узды.
Әлеге чараны «Җиңү волонтерлары»Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Менделеев штабы оештырды.
Шәһәрнең барлык мәктәпләре командалары «Яшьлек» яшьләр үзәгендә иң эрудициялене белү өчен җыелдылар. Уен барышында балалар илебезнең тарихы, рекордлары, танылган шәхесләре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.
Квизның җиңүчеләре «Россия лидерлары» - «1нче Гимназия»командасы булды.
Җиңүчеләр безнең иганәчебез - TEAMPLAY — КОМПЬЮТЕРНЫЙ КЛУБыннан приз алды.