Нәтиҗәдә җир законнарын бозуның 580 очрагы ачыкланган. Еш кына бу чүплекләр яки карьер.
Татарстан Росреестры тарафыннан 2022 елда 1 миллион гектардан артык мәйданда 3 мең авыл хуҗалыгы җирләре тикшерелде. Үткәрелгән чаралар барышында җирләрдән файдалану һәм саклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекторлары тарафыннан җир законнарын бозуның 580 очрагы ачыкланган, шуларның 77се - каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм 57 законсыз карьер булдыру
«Җир күзәтчелегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе - авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә законнар бозуларны ачыклау һәм булдырмау. Быел башкарылган эшләрнең соңгы нәтиҗәсе - ике мең гектарга якын авыл хуҗалыгы җирләрен кабат әйләнешкә кертү», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров.
Татарстан Росреестрында, килеп туган вазгыятьне исәпкә алып, агымдагы елда, дәүләт җир күзәтчелеген үткәргәндә, төп басым профилактик чаралар үткәрүгә ясалды, дип билгеләп үттеләр. Барлыгы контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча җир законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы турында 7 меңнән артык кисәтү чыгарылган, хокук бозуларны бетерү турында 528 күрсәтмә бирелгән.