Менделеевск мобилизацияләнүчеләргә махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрде

2022 елның 11 декабре, якшәмбе

Менделеевск муниципаль районында гуманитар ярдәм җибәрү даими нигездә гамәлгә ашырыла.

7 ай эчендә 6 гуманитар ярдәм машинасы формалаштырылган. Лисичанскига 10 тонна гуманитар йөк җибәрелгән: көндәлек ихтыяҗ товарлары һәм озак саклана торган азык-төлек продуктлары һәм 5 тоннадан артык - гигиена чаралары, медикаментлар һәм башкалар.

"Ярдәм янәшә. Помощь рядом." Казан шәһәренә 16 тонна йөк (бәрәңге) җибәрелгән.

Хәзер шулай ук Лисичанск халкына өстәмә гуманитар ярдәм формалаша.

Бүген Менделеевск районынан мобилизацияләнүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм оештырылган.

Һәркем шәхси гуманитар җыелма алачак, аңа түбәндәгеләр керә:


Йокы капчыгы,  яшеренү халаты, эчке җылы кием, итек, оекбашлар (гадәти, җылытылган, термо, йон), сабын, теш пастасы, перчатка,  токмач,  консервлар, чәй, кофе, хат


Батальоннарга: җылылык пушкалары,  көрәкләр   һ.б

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International