Татарстан Республикасы территориясендә давыл турында кисәтү

2022 елның 11 декабре, якшәмбе

Якындагы 1-3 сәгатьтә, көн дәвамында һәм кич белән 2022 елның 11 декабрендә  12 декабре төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән  бозлы яңгырлар 20 мм диаметрлы һәм аннан да күбрәк диаметрлы  бозлавык катламнары барлыкка килү көтелә.

Бозлы яңгырлар һәм бозлавык электрүткәргечләрдә һәм агачларда боз катламнарына, юлларда көчле бозлавык барлыкка килүгә китерергә мөмкин.

Бозлавык вакытында:

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаудан тоткарланып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта тормозга берничә тапкыр  басарга, шуның белән  сез арттан килуче машина йөртүчеләргә сигнал бирәсез..Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. 

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмаска кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең туктау юлы шактый арта, тиз генә туктый алмаячак. Бары тик транспорт агымын карап кына хәрәкәт итәргә. Кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Җәяүлеләргә киңәш ителә:


1. Урамнар һәм юлларны чыкканда чиктән тыш игътибарлы булу;

2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга. Шуны истә тотарга: күз күреме җитәрлек булмаганлыктан һәм юлларның тайгак булуы аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

3. Юл өлешен чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир өсте җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;

4. Хәрәкәт итүче транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Ерактан күренеп торырлык жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International