Финанс белеме буенча Бөтенроссия онлайн-зачеты турында

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Финанс белемнәренең дәрәҗәсен бәяләү һәм финанс белемен күтәрү мәсьәләләренең мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү максатында ел саен финанс белеме буенча Бөтенроссия онлайн-зачеты уздырыла.

Узган ел Татарстан Республикасы, халык арасында максималь активлык күрсәтеп, Россия Федерациясендә беренче урынны алды (36 меңнән артык кеше). Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның шәхсән катнашуы финанс зачетының югары популярлыгында мөһим фактор булды.

 Быел финанс зачеты 1-15 декабрь көннәрендә finzachet.ru сайтында уздырыла. Анда катнашу, дөрес финанс чишелешләрен кабул итү, үзеңне мошенниклардан яклау һәм интернетта шәхси финанс мәгълүматының сакланышын тәэмин итү өчен гражданның белем һәм күнекмәләре җитәрлекме икәнлеген аңларга мөмкинлек бирәчәк. Барлык катнашучылар да белемнәрендә җитешсезлекләрне бетерергә ярдәм итәчәк өстәмә материалларны өйрәнү буенча киңәшләр белән нәтиҗәләрне анализлый алачак. Беренче тапкыр гаилә командасын җыю мөмкинлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International