Ижевка авыл җирлегендә гражданнар җыены

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Кичә Ижевка авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләләре буенча гражданнар җыены узды.

Ижевка авыл җирлегенең җирле үзидарә органнары эшчәнлеге йомгаклары турында җирлек башлыгы Ясәвиев Рәдиф Рәлиф улы сөйләде.

Аннары Менделеевск муниципаль районының 2022 елда социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнары турында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Исхаков Алмаз Фәрит улы сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International