Татарстан Республикасы салым органнарында ачык ишекләр көне узачак

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

2022 елның 15 декабрендә 9.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориаль салым органнарында салым түләүчеләр өчен «Бердәм салым счеты институты»н кертү турында» ачык ишекләр көне узачак.

Чарада катнашучыларга 2023 елның 1 гыйнварыннан барлык салым түләүчеләрне нинди үзгәрешләр көткәнен: мәҗбүри түләүләрне түләү тәртибе  һәм  вакыты ничек үзгәрәчәк;  ничек итеп  мәҗбүри түләүләр исәпкә алыначак һәм  тиешле түләүләр бүленәчәк;  салымнар буенча бердәм сальдо формалашачак.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе барлык салым түләүчеләрне, салым законнарында үзгәрешләр турында консультация алырга, чарада актив катнашырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International