Ясалма интеллект технологияләрен Россия Пенсия фонды да актив кертә.
Әйтик, 2021 елның 1 апрелендә гражданнарга ярдәм итү өчен бердәм контакт-үзәге (ЕКЦ) эшли башлады, аның мөһим элементларының берсе чат-бот булды.
Бу виртуаль ярдәмче пенсия белән тәэмин итүгә генә түгел, социаль ярдәмгә дә кагылышлы киң таралган һәм мөһим сорауларга җавап бирергә мөмкин.
Мәсәлән, ана капиталыннан ничек файдаланырга, СНИЛС алырга яки пенсия китерү ысулын алыштырырга. Әгәр дә мөрәҗәгать итүчегә тагын да җентеклерәк мәгълүмат таләп ителсә, чат-бот аны бердәм контакт-үзәге хезмәткәре белән икенче линиягә күчерә.
Шул рәвешле, виртуаль ярдәмче ярдәмендә Россия Пенсия фондының бердәм контакт-үзәгендә мөрәҗәгатьләрнең 15-20%ына кадәр тиз һәм нәтиҗәле ябыла.