РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Анкарада РФ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы делегациясе эшендә катнашты.
» Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләр югары дипломатик дәрәҗәдә тора, аны Президентлар билгели һәм парламентларның бурычы – дәүләт башлыклары кабул иткән карарларны законнар белән тәэмин итү, үзара хөрмәт, тигез хокуклылык һәм милли мәнфәгатьләрне исәпкә алу принципларына нигезләнгән парламент хезмәттәшлегенең яңа форматларын гамәлгә ашыру", - дип шәрехләде депутат.
Рәсми сәфәр программасында Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашу; Төркия Республикасы Бөек Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Шентоп белән очрашу, Россия һәм Төркия парламентара мөнәсәбәтләрен үстерү турында фикер алышу; Аныткабир мемориаль комплексында Төркия Республикасының беренче Президенты Мостафа Кемал Ататөрек мавзолеенда чәчәкләр салу һәм башка чаралар.