Кеше организмына алкогольнең зарары

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

Беренче чиратта, алкоголь ашкайнату органнарына: үңәчкә, ашказаны асты бизенә,  тискәре йогынты ясый, ашкайнату органнарының эчке өслеге күзәнәкләренең зарарлануы һәм бозылуына, аларның тукымаларының пешүе һәм юылуына; ашказаны согын бүлеп чыгаручы биз атрофиясенә, инсулин эшләп чыгаручы күзәнәкләр үлеменә китерә.  Бу, үз чиратында, туклыклы матдәләрне сеңдерү процессларын бозуга, ашкайнату ферментларын бүлеп чыгаруны киметүгә китерә. Кагыйдә буларак, уртача эчә торган 35-40 яшьлек кеше йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары: ишемик авыру, атеросклероз, аритмяләр белән очрашачак. Алкогольнең сәламәтлеккә йогынтысы шулай ук кандагы шикәр регуляциясен бозуда күренә. Бу, үз чиратында, аның дәрәҗәсенең артуына яки кимүенә китерергә мөмкин. Тегесе дә, бусы да шикәр чире халәтенә, кан тамырлары белән проблемаларга, нерв системасының, ми эшенең бозылуына китерергә мөмкин.

 Алкогольнең тәэсире нерв системасы эшендә дә чагыла: хәтер һәм игътибар, әйләнә-тирә дөньяны кабул итү, акыл үсеше, фикер йөртү, психика белән бәйле проблемалар, шәхеснең наркотик бәйлелеге, деградациясе барлыкка килү.
Бавыр алкоголь алдында аеруча сакланмаган. Алкоголь тәэсирендә бавыр күзәнәкләре һәлак була  бу матдәләр алмашының төрле бозылуына китерә. Вакытлар узу белән, исерткеч эчемлекләр тәэсирендә бавыр җыерыла, кечерәя, бу исә кан тамырлары кысылуга һәм аларда басым артуга китерә. Бу очракта   кан тамырлары өзелә һәм кан китүгә китерә. Күпчелек очракта бу үлем белән тәмамлана.

    Галимнәр раславынча, спиртлы эчемлекләрнең кечкенә дозалары да өлкәннәрнең һәм балаларның сәламәтлегенә зур зыян сала ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International