Сертификат бирелгән балага өч яшь тулгач, ана капиталын теләсә кайсы балага белем бирүгә юнәлтергә була. Мәктәпкәчә белем бирү дә искәрмә булып тора- сертификат бу юнәлеш буенча ана капиталын бала тугач ук кулланырга мөмкинлек бирә.
Уку башланган датага бала 25 яшьтән дә өлкәнрәк булмаска тиеш. Белем бирү хезмәтләрен күрсәтүче оешма яки шәхси эшмәкәр Россия территориясендә булырга һәм белем бирү хезмәтләрен күрсәтүгә лицензиягә ия булырга тиеш.