Менделеевск халкына 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр пиротехниканы кулланган өчен административ җаваплылык турында искәрттеләр

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген администрациядә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Башкарма комитет җитәкчесе Р.Р.Искәндәров җитәкчелегендә комиссия утырышы булды.

Яңа елны һәм Раштуаны бәйрәм иткәндә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең өлкән инспекторы Радик Мифтахов сөйләде.

Үз чыгышында ул янгынга каршы аерым  режим вакытында янгынга каршы куркынычсызлык таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган, дип билгеләде. Хокук бозучылар штраф:
10нан 20 мең сумга кадәр физик затлар;
30 меңнән 60 меңгә кадәр вазыйфаи затлар,
60 000 нән 80 000 гә кадәр шәхси эшмәкәрләр,
  400 меңнән 800 мең сумга кадәр юридик затлар.

Менделеевскида салютлар эшләтеп җибәрү урыны  - «Дружба 1-5» бакчачылык ширкәте -вертолет мәйданчыгы территориясе.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр пиротехника куллануны тыю кертелгән. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы режим кертергә. Бу чорда сәнәгать объектларыннан, ягулык-энергетика комплексларыннан 500 метр ераклыкта 1-3 класслы пиротехника файдалану тыела. Шулай ук салютларны торак йортлар, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары чикләреннән 50 метр ераклыкта  күпләп файдалану тыела ", - диелә карар текстында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International