Дәүләт Думасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чараларын озайта торган, балалар һәм яшүсмерләр өчен китап продукциясе, укыту, агарту һәм белешмә әдәбияты сату буенча эшчәнлек алып бара торган законны ахыргы, өченче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, rече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Узган елның җәендә без балалар һәм яшүсмерләр өчен китаплар, дәреслекләр, агарту һәм белешмә әдәбият, социаль эшмәкәрләр өчен каралган ташламалар алу мөмкинлеген закон белән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына беркеттек. Хәзер без бу инициативаны яңартабыз, ул быелның 31 декабрендә тәмамланырга тиеш иде»
Закон балалар һәм яшүсмерләр өчен китап продукциясе, уку, агарту һәм белешмә әдәбияты сату эшчәнлеген алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына социаль предприятие статусын саклап калырга һәм 2024 ел азагына кадәр дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары ташламаларыннан һәм ярдәменнән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.