Менделеевскида бер көнне берьюлы өч ферма ачтылар

2022 елның 16 декабре, җомга

Менделеевск районында берничә ел эчендә беренче тапкыр берьюлы өч мөһим терлекчелек объекты ачылды. Бу 100 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ике ферма һәм 200 баш симертү базасы. Проектларны эшләтеп җибәрүдә район башлыгы Радмир Беляев катнашты. Проектларны эшләтеп җибәрү республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантлары ярдәмендә мөмкин булды.

- Без берьюлы 3 ферма ачабыз. Менделеевск районында мондый хәл күп еллар эчендә беренче тапкыр күзәтелә. Районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге потенциалы бик зур. Бүгенге көндә формалашкан аграрийлар командасы ярдәмендә бу безнең көчебездән килә дип ышанам. Бүген без объектларын ачкан һәр КФХ башлыгы безнең өчен герой, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Менделеевск районы башлыгы.
Радмир Беляев шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм республика вице-премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка районның авыл хуҗалыгын үстерүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Беренчесе булып Монаш авыл җирлегендә Миндубаев Р. Н. крестьян-фермерлык хуҗалыгының 200 башка исәпләнгән симертү мәйданчыгы ачылды. Объектны гаилә фермаларын үстерү программасы буенча төбәк авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты акчасына төзегәннәр. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 50 баш мөгезле эре терлек асрала.

Шулай ук районның Камай җирлегендә шул ук грант буенча 100 башка гаилә терлекчелек фермасы ачтылар. Хәйриев КФХда 195 баш мөгезле эре терлек асрала. 2011 елда фермер «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» республика конкурсында 700 мең сумлык грант отты һәм 24 баш мөгезле эре терлеккә ферма төзеде.

Үз акчаларына 100 башка исәпләнгән Гөлиев КФХ сөт-товар фермасы ачылды. Хуҗалыкта бүгенге көндә 61 баш мөгезле эре терлек асрала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International