8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие максималь күләмдә Татарстанның мәктәп яшендәге 55 мең баласына бирелә. Гаиләләргә мондый түләү суммасы балага билгеләнгән яшәү минимумына туры килә (Татарстан Республикасында - 11 476 сум).
Пособие билгеләгәндә мохтаҗлык критерийлары кулланыла, алар керемнәр белән беррәттән гаиләнеке булган мөлкәтне дә үз эченә ала.
Пособиене рәсмиләштерү процедурасы гади. Күпчелек очракта түләүне рәсмиләштерү өчен гариза да җитә. Калган мәгълүматларны Пенсия фонды дәүләт мәгълүмат системалары һәм ведомствоара хезмәттәшлек аша раслый.
Түләүгә гариза дәүләт хезмәтләре порталында, РПФ һәм КФҮ клиент офисларында бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие кертелә, ул гамәлдәге алты ярдәм чараларын алыштырачак (бала тууга яисә уллыкка алуга бәйле түләүләр, 3 яшькә җиткәнчегә кадәр түләүләр һәм 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүләр).
Ата-аналарның керемнәренә карап, пособие күләме билгеләнгән: 50%, 75% яки төбәк яшәү минимумының 100%. Мондый кагыйдәләр буенча бүген 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен пособиеләр түләнә.