Россия Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды берләшүе турында

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

​Ни өчен фондларны берләштерү кирәк?

Фондларны берләштерү гражданнарга берьюлы берничә ярдәм чарасы өчен тизрәк һәм уңайлырак мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Социаль ярдәмнең тулы күләмен алу өчен Пенсия фондына да, социаль иминият фондына да мөрәҗәгать итәргә кирәк булган очраклар аз түгел. Берләшү ярдәмендә РПФ һәм СИФ линиясе буенча барлык хезмәтләрне "бер тәрәзә" кысаларындагы бер урында алырга мөмкин булачак, бу түләүләрне алу тәртибен сизелерлек гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Бүген ике фонд та бер үк гражданнар белән эшли һәм бер-берсеннән ведомствоара гарызнамәләр системасы аша мәгълүмат соратып ала. Фондларны берләштергәннән соң гарызнамәләр ясарга кирәк булмаячак. Бердәм мәгълүмат базасы ярдәм чараларын билгеләү өчен кирәкле гражданнар турында күбрәк мәгълүмат җыячак, нәтиҗәдә түләүләрне көтү сроклары кыскартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International