Кичә Менделеевск районында С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда ТР халыклары ассамблеясе вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы узды.
Район җитәкчелеге милли автономия вәкилләре белән мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм милли кыйммәтләрне саклау буенча ел йомгакларын ясау өчен җыелды.
Халыклар дуслыгы йорты эше турындагы хисап белән Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе Фирүзә Габдрахманова чыгыш ясады.
Районда тәкъдим ителгән һәр милли-мәдәни автономия ел дәвамында башкарыла торган эшләр турында сөйләде, ә төрле милләт вәкилләре традицион биюләр һәм җырлар белән чыгыш ясады.
- Безнең районда татарлар, руслар, марилар, удмуртлар, әзербайҗаннар, әрмәннәр, керәшеннәр, чуашлар һәм башка бик күп милләт кешеләре килешеп яши. Традицияләргә таяну- бүген алга барырга көч һәм мөмкинлекләр бирә. Безнең күпмилләтле илдә, төбәктә, районда яши белүебез безгә бердәмлек көчен бирә, без аны хәзер аеруча нык тоябыз, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Радмир Беляев.
Шулай ук очрашу нәтиҗәләре буенча Р.Беляев милли автономияләр эшен үстерү өчен тәкъдимнәр белдерде.
Беренчесе-материаль-техник базаны ныгыту. Моның өчен финанс ярдәме күрсәтеләчәк. 2023 елда һәр милли-мәдәни автономиягә 150000 сум акчасы бүлеп биреләчәк.
Икенчесе-Халыклар дуслыгы йортын булдыру мәсьәләсен хәл итү. Хәзер ул С.Гассар исемендәге мәдәният йортында урнашкан.
Ул шулай ук традицияләрне яшь буынга саклауда һәм тапшыруда тырышкан һәркемгә рәхмәт белдерде һәм бу бик зур хезмәт, дип билгеләп үтте.