Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) эш бирүче аша пенсия рәсмиләштерүнең Россия Пенсия фонды белән элемтәнең электрон каналлары буенча документлар алмашкан очракта мөмкин булуын искәртә.
Булачак пенсионерның язма ризалыгы булган очракта, предприятиенең кадрлар хезмәте сакланган элемтә каналлары буенча РПФна пенсия билгеләү өчен кирәкле документларны алдан җибәрә.
Алдан гражданинга шәхси счеттан өземтә белән танышырга кирәк. Моны шәхси кабинетта Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә шәхси мөрәҗәгатендә яки КФҮндә электрон рәвештә башкарырга мөмкин.
Иминият пенсиясен билгеләү процессына йогынты ясый торган нинди дә булса мәгълүматлар булмаган очракта, иминиятләштерүче карамагында булган яки хезмәткәрнең документлары, мәсәлән, хезмәт кенәгәсе, бала туу турында таныклык, хәрби билет, 2002 елның 1 гыйнварына кадәрге чорда эш хакы турында мәгълүмат тапшырыла.
Җитмәгән мәгълүматларны Пенсия ведомствосы белгечләре архивларга һәм кеше элек эшләгән оешмаларга запрослар җибәрү юлы белән мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.