2022 елның 21 ноябрендә «Россия Федерациясе салым кодексының беренче өлешенең 4 статьясына, икенче өлешенә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 21 ноябрендәге 443 – ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба - № 443 – ФЗ) үз көченә керде. Әлеге законның аерым нигезләмәләре 2022 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла. Төгәлрәк карап чыгыйк.
Әйтик, 2022 елның 1 гыйнварыннан физик затлар керемнәренә салым акчалата яки башка мөлкәт рәвешендәге керемнәргә, хәрби мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затлар яки контракт буенча хәрби хезмәт узучы затларның керемнәренә иминият кертемнәре салынмый. Мондый ташлама югарыда күрсәтелгән затларның гаилә әгъзалары булган салым түләүчеләрнең керемнәренә дә кагыла. Мәсәлән, эш бирүче тарафыннан мобилизацияләнүчеләрнең баласын мәктәпкә җыю өчен акча түләү, Россия Федерациясе субъекты бюджетыннан җылы кием, дарулар сатып алуга акча бүлеп бирү, шулай ук өлешчә мобилизацияләү барышында махсус хәрби операциядә катнашучылырның тапшырылган мөлкәткә (әйтик, экипировка) шулай ук аларның гаилә әгъзаларына .