Бүген Менделеевскидан он, ярма, кондитер эшләнмәләре, көнкүреш химиясе һәм җылы киемнәр җибәрделәр. Район кешеләре, оешмалар, предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр 5 тонна беренче кирәк-ярак товарлары җыйдылар. Бу турыда кадрларны район башлыгы Радмир Беляев телеграм-каналында бастырды.
"Гуманитар йөкләрне җыюда, әзерләүдә һәм җибәрүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт! Минемчә, без бергә, чыннан да, бу кыска вакыт эчендә күп нәрсә эшләдек. Барыгызга да шушы бердәмлек, битараф калмавыгыз өчен рәхмәт ", - дип язган Радмир Беляев.
Товар озату район Советы Аппараты җитәкчесе Ришат Нәфыйков, “Бердәм Россия” партиясе башкарма секретаре Миләүшә Макарова һәм җәмәгать Советы рәисе Сәлим Хәбибуллин катнашында узды.
Гомумән алганда, 7 айда Менделеевск районы Лисичанскига һәм районнан килгән ир-атларга 6 гуманитар ярдәм машинасы җибәрде. Исегезгә төшерәбез, узган атнада район сугышчыларга шәхси посылкаларны махсус хәрби операциясе зонасына китерде.