2022 елның 23 декабрендә 10:00 сәгатьтә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге "2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм формадагы шәхси (шәхсиләштерелгән) исәпкә алу өчен белешмәләр һәм җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләүгә исәпләнгән иминият кертемнәре турында белешмәләр" дигән темага вебинарга чакыра.
Вебинарда карарбыз:
1. Шәхсиләштерелгән исәп һәм социаль иминиятләштерү буенча хисаплылык бирү буенча яңалык;
2. Бердәм мәгълүматларны бирү тәртибе һәм сроклары (ЕФС-1);
3. Мәгълүматларны тутыру кагыйдәләре;
4. 2023 елның 1 гыйнварына кадәр хисап чорларында иминләштерүчеләр тарафыннан шәхси исәпкә алуны тапшыру;
5. Финанс санкцияләрен иминләштерүчеләргә карата куллану һәм вазыйфаи затларны, 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә торган законнарның үзгәрешләрен исәпкә алып, административ җаваплылыкка җәлеп итү;
6. “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакы һәм эшчәнлек шартлары турында белешмәләр” 1.3 бүлекчәсенең тутыру үрнәге.