Кышкы каникулларда юл хәрәкәте иминлеге турында

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

ЮХИДИ бүлеге башлыгы К.Р. Алгуатов «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Халикулова М. И. белән берлектә кышкы каникуллар алдыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча тематик әңгәмәләр үткәрәләр. Алар гомуми белем бирү учреждениеләренә йөриләр, балаларны юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләренә өйрәтәләр, юлда килеп чыккан куркынычлар турында кисәтәләр.

Юл хәрәкәте иминлеге әңгәмәләре 1нче, 4нче, 7нче мәктәп укучылары белән узды инде. Балаларга урамнарда һәм юлларда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр. Беренче чиратта балаларның игътибары юл аркылы чыкканда, бигрәк тә катлаулы һава шартларында һәм тәүлекнең караңгы вакытында сак булуга юнәлтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International