Татарстан Росреестрына хисап-теркәү гамәлләренә 1 миллионнан артык гариза кергән

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

​Кулга алу һәм тыюларны теркәү өчен 470 меңнән артык кеше. Татарстан Росреестры 2022 елның 11 аена йомгак ясады.

Быел ведомство барлыгы 973 меңнән артык исәпкә алу-теркәү гамәлләрен башкарган (-14%). Шул исәптән 264 меңнән артык торак бинага (-0,6%), 208 меңгә якыны – җир кишәрлекләренә (+6,1%), һәм 8 меңгә якыны машина-урыннарга (+26,5%). 

Сату-алу килешүләренә килгәндә, быел татарстанлылар ешрак җир кишәрлекләре (95 меңнән артык) һәм торак биналар (79 меңгә якын) сатып алган. Шуның белән бергә республика халкы 17 меңгә якын шәхси торак йорт һәм 8 меңгә якын торак булмаган бина сатып алган.

Шулай ук Татарстан Росреестры тарафыннан 87 меңгә якын ипотека теркәлгән. Шул ук вакытта электрон ипотекалар саны 2021 ел белән чагыштырганда ике тапкыр арткан, ә аларның өлеше 75% тәшкил иткән. « 24 сәгать эчендә электрон ипотека» проекты кысаларында 25 мең ипотека теркәлгән, ташламалы ипотека программасы буенча - якынча 5,7 мең. Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин ташламалы ипотека программасын 2024 елның 1 июленә кадәр озайту турында игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International