Әлфия Когогина: Канун кабул ителгәннән соң такси эшчәнлеге үтә күренмәле һәм имин булырга тиеш.

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген   таксида пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыруны җайга сала торган закон, шулай ук РФ территориясендә күрсәтелгән өлкәдә дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештырганда барлыкка килә торган мөнәсәбәтләр кабул ителде.

Хәзер такси эшчәнлеге юридик затка, шәхси эшмәкәр яки физик затка бирелә торган рөхсәт нигезендә һәм җиңел такси йөртүчеләрнең региональ реестрындагы язма белән раслана торган, җиңел таксиларның региональ реестрына кертелгән транспорт чараларын кулланып, рөхсәтнең гамәлдә булуы туктатылмаган яки юкка чыгарылмаган шарты белән гамәлгә ашырылачак.

Такси өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашырырга теләүчеләргә хөкем ителүнең булмавы (барлыгы) турында белешмә бирергә кирәк булачак. Рейс алдыннан машина йөртүченең медицина тикшерүе мәҗбүри. Эш вакыты, ял вакыты нормалары, транспорт чарасы белән идарә итү вакыты нормалары билгеләнгән. Пассажирлар ташуга техник-төзек җиңел автомобильләр генә рөхсәт ителә.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай диде: «такси өлкәсендә күптән тәртип урнаштырырга кирәк иде. Закон кабул ителгәч, пассажирлар йөртүне оештыручыларның эшчәнлеге безнең гражданнар өчен тагын да үтә күренмәле һәм куркынычсыз булырга тиеш. Без законның үтәлешен контрольдә тотачакбыз."

Закон нигезендә җиңел такси йөртүчеләргә пассажирлар йөртүгә тәүлек вакытын, атна көннәрен, комфортлык классын һәм җиңел таксига заказ бирү хезмәте белән килешүдә, башкасы каралмаган очракта, пассажирлар йөртүнең башка үзенчәлекләрен исәпкә алучы тарифлар билгеләү мөмкинлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International