Менделеев эшмәкәрләре "Made in Mendeleevsk"экосабын бренды булдырдылар

2022 елның 23 декабре, җомга

Район башлыгы Радмир Беляев һәм икътисад, алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясе һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Ленар Әхмәтов белән очрашуда эшмәкәрләр үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр, шулай ук җитештерүне үстерүнең төп юллары турында фикер алыштылар.

Эшмәкәрләргә маркетплейсларга, челтәр кибетләренә чыгарга ярдәм итәчәкләр, продукцияне экспортлау һәм сату мәсьәләсендә ярдәм итәчәкләр.

Вәгыйз Ханбиков һәм Антон Графенин "Almary" сәүдә маркасы астында экологик һәм табигый чаралар җитештерү буенча "Khan&Graf"компаниясен ачтылар. Сыек сабын җитештерү агымдагы елның ноябрендә башланды.   Продукциягә ихтыяҗ зур булды. Куәте - аена 160 мең шешә. Иң мөһиме, бу сабын җитештерүдә табигый компонентлар гына кулланыла.

Шулай ук сабын дизайнында Менделеевскиның дизайн-коды кулланыла.

- "Made in mendeleevsk" брендын алга этәрергә кирәк.  Анда һичшиксез киләчәк бар, ә без сезгә үсештә ярдәм итәчәкбез, - дип ассызыклады Р.Беляев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International