Эшлекле дүшәмбе

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

Бүген район башлыгы Радмир Беляев җитәкчелегендә гадәти эшлекле дүшәмбе булды.

Киңәшмә башында район башлыгы узган атнаның мөһим вакыйгалары турында сөйләде һәм агымдагы атнага планнары белән уртаклашты. 

Бу шимбә көнне яңа 2023 ел бәйрәме булачак. Менделеевлылар һәм шәһәр кунаклары аны С.Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында каршы алачак. Бәйрәм концерты 18.00 сәгатьтә башлана. Татар җырчысы Руслан Кираметдиновның чыгышы һәркем өчен бүләк булачак.

Шулай ук бу атнада төрле категориядәге гаиләләр өчен район башлыгы чыршылары тәмамлана. 

Аннан соң 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр каникуллар чорында балаларны эш белән тәэмин итү турында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров сөйләде. Якын арада безнең сайтта чараларның афишасы барлыкка киләчәк.

Ә киңәшмә ахырында район башлыгы, шулай ук Кыш бабай белән Кар кызы якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International