Роспотребнадзор: йогышлы авыруларны вакытында һәм төгәл диагностикалау «Санитар калкан» программасы кысаларында халыкның иминлеге өчен мөһим шарт.

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

27 декабрьдә Халыкара эпидемиягә каршы әзерлек көне билгеләп үтелә.

«Йогышлы авыруларны кыска срокларда вакытында һәм төгәл диагностикалау халыкның эпидемиологик иминлегенең мөһим шарты булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә дә безнең илнең йогышлы авыруларны диагностикалау өчен тест-системалар әзерләү һәм җитештерү өлкәсендәге технологик һәм фәнни бәйсезлеге илнең биокуркынычсызлыгы өлкәсендә дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше булып тора ", - дип билгелиләр Роспотребнадзорда.
Шуңа бәйле рәвештә Россия кулланучылар күзәтчелеге үзәгенең үзәк фәнни-тикшеренү институты  эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып яңа фәнни технологияләр булдыру һәм алар нигезендә үзебезнең медицина эшләнмәләрен эшләү, беренче чиратта, йогышлы авыруларны диагностикалау өчен реагентлар һәм тест-системалар җыю тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International