Менделеевскида яңа ел салюты булмау турында карар кабул ителде. Мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары шундый теләк белдерделәр. Бу хакта телеграмма-каналда район башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.
Район хакимиятендә эшлекле дүшәмбедә район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларныж хәбәрен җиткерде. Алар, балаларны сөендерү өчен, Яңа ел салютын гамәлдән чыгармаска дигән тәкъдим белән чыктылар.
"Бу сорауны мин хатыннары һәм якыннары белән очрашуда бирдем. Бу мәсьәлә буенча карарны хәзер бары тик солдатлар гына кабул итә ала, дип саныйм", - дип сөйләде Радмир Беляев.
Карар күпчелек фикере нигезендә кабул ителде. Салютны быел эеккечә планлаштырганча үткәрмәскә булдылар.
"Мин бу карарны хуплыйм. Аны соңыннан, сугышчылар Җиңү белән өйләренә исән-сау әйләнеп кайткач җибәрик», - дип язган Менделеевск районы башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, районда моңа кадәр яңа ел корпоративларын һәм банкетларын үткәрмәскә дигән карар кабул ителгән иде, бу балаларга мобилизацияләнгәннәр өчен чаралар үткәрүгә басым ясады. Районда балалар өчен "Район башлыгы чыршысы " узды, ә аларның хыяллары белән открыткалар традицион "Теләкләр чыршысы"нда барлыкка килде.