28 декабрьдә Азнакай шәһәрендә Кыш Бабай призына егетләр арасында бокс буенча район турниры узды.
Турнирда Сарман, Бөгелмә, Лениногорск, Җәлил, Алабуга, Азнакай, Менделеевск шәһәрләреннән 80 спортчы катнашты.
Безнең шәһәрне тренер Шәфыйков М. Р. җитәкчелегендә «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте.
Көрәш нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар түбәндәге призлы урыннарны алдылар:
1 урын - Барбарисов Женя
1 урын - Николаев Владимир
1 урын-Хәлиуллин Айнур
2 урын-Гайнетдинов Булат
Спортчылар медальләр, грамоталар белән бүләкләнде.