«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә Татар Әхтиялы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Менделеевск районында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яңа фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылышы булды.

Турай авыл җирлегенең Татар Әхтиялы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килде. Авылда барлыгы 98 кеше яши.
6,5 млн.сумлык, 62,55 кв. метр модульле   заманча фельдшер-акушерлык пункты авыл халкы өчен үз ишекләрен ачты.
Тантаналы ачылышта район башлыгы Радмир Беляев, район үзәк хастаханәсе баш табибы Оксана Бахматова, шулай ук авыл җирлеге башлыгы һәм халык катнашты.
«Татрегионстрой» ҖЧҖ балта остасы Флүс Зариповка намуслы хезмәте, һөнәри якын килүе һәм социаль әһәмияткә ия объект төзелешендә зур өлеш керткәне өчен район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.
Символик тасманы кисү тантанасыннан соң кунаклар һәм халык яңа фельдшер-акушерлык пункты биналарын карады. Мөһим вакыйганы җирле мәдәният йортының иҗат коллективы бизәде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, модульле фельдшер-акушерлык пункты-ул тикшерү һәм процедура-прививка кабинетларын, пациентлар кабул итүне көтү урынын, шулай ук санузел һәм персонал өчен киенү-чишенү бүлмәсен үз эченә алган бина. Бина кирәкле элемтәгә тоташтырылган.  Пациент һәм медицина хезмәткәре өчен кирәкле җиһазлар: өстәлләр, шкафлар, диваннар, үзгәрә торган өстәл. куркынычсызлык өчен видеокүзәтү камералары да урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International