Менделеевск районына берничә ел эчендә беренче тапкыр 300 дән артык нәсел танасы кайтарылган

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Бу атнада чираттагы партия китерелде. 

Агымдагы елда районга Удмуртия, Киров һәм Архангельск өлкәләреннән, Европадан барлыгы 327 тана кайтарылган. Киләсе ел башында тагын 524 баш кертү өчен контрактлар төзелгән.

Бу соңгы берничә елда таналарны китерүнең иң яхшы күрсәткече.

- Бу нәтиҗә безгә сөтле баш санын тулысынча яңартырга һәм киләсе елда сөт җитештерүне 40% ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International