«Гринт» Менделеевск районында Яңа ел бәйрәмнәрендә каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтте

2022 елның 30 декабре, җомга

Яңа ел бәйрәмнәрендә ташлана торган калдыкларның күләме һәрвакыт арта. Бер ел элек, гыйнварның беренче 10 көнендә Менделеевск районында чүп ташу машиналары айлык диярлек норма җыйганнар. Якынлашып килүче озын ялларда "Гринт" гадәттәгечә  каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтәчәк һәм линиягә өстәмә махсус техника чыгарачак.

Чүп җыю техникасы өчен киртәләр булдырмас өчен, халыкка контейнер мәйданчыклары янында автотранспорт чараларын калдырмаска киңәш ителә.

Даими контроль һәм оператив чара күрү өчен 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр кайнар линия кизү операторлары билгеләнгән. Менделеевск районында диспетчерларның контакт телефоннары 8 906 330 72 19, 8 960 047 48 19

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International