2023 елның 1 гыйнварына кадәр булган хисап чорлары өчен шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу өчен белешмәләр Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминият фондының тиешле органнарына, яңа тәртип үз көченә кергән көнгә кадәр гамәлдә булган тәртиптә, иминләштерүчеләр тарафыннан тапшырыла.
Шулай итеп, эшләүче һәр иминләштерелгән зат (граждан-хокукый характердагы шартнамәләрне төзүчеләрне дә кертеп) турында мәгълүматлар СЗВ-М формасы буенча айның 15нче числосыннан да соңга калмыйча иминләштерүчеләр тарафыннан тапшырыла.
2023 елның 15 гыйнварында эшләми торган көнгә туры килүен исәпкә алып, 2022 елның декабре өчен СЗВ-М формасы буенча мәгълүматларны иминиятләштерүчеләр 2023 елның 16 гыйнварыннан да соңга калмыйча тапшыра.