Менделеевскида 2023 ел патриотик тәрбия һәм белем елы дип игълан ителде

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Бу хакта эшлекле сишәмбедә район башлыгы Радмир Беляев игълан итте.

Ул билгеләп үткәнчә, патриотик тәрбия бүгенге көндә аеруча мөһим. 

- Бу юнәлештә эш моңа кадәр дә барды. Белгәнегезчә, без балаларны башлангыч мәктәптән алып югары белем алуга кадәр алып барачак белем бирү кластерын булдыру юлында. 2023 елда бу юнәлештә алга китеш булачак! - дип ассызыклады Р.Беляев.

Шулай ук хәзер шәһәрдә патриотик үзәк булдыру проектын эшләү бара.

Исегезгә төшерәбез, 2022 ел Спорт елы дип игълан ителде, аның кысаларында 420 чара уздырылды. Шуларның иң зурысы - «Аммоний» АҖ ярдәмендә «Геройлар ярышы» Бөтенроссия спорт уенын, «Сәламәт Менделеевск» саф һавада тренировкалар, учреждение, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре арасында спартакиада һәм башкалар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International