Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында 2023 елның 18 гыйнварында 14.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен Идарәдә һәм республика территориясендәге идарәнең 12 территориаль бүлегендә алдан язылу буенча “Ачык ишекләрнең бердәм көне” оештыра.
Идарәнең Алабуга, Әгерҗе, Менделевск районнарында (Алабуга шәһәре, Олы Покровская урамы, 2 йорт һәм Әгерҗе шәһәре, Г.Тукай урамы, 2 йорт) территориаль бүлегендә 7-53-33 телефоны номеры буенча (2023 елның 16-17 гыйнвар көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр тәнәфестә) алдан язылырга мөмкин, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да күрсәтергә кирәк.
«Ачык ишекләрнең бердәм көннәре» максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан котылуның иң яхшы ысулы!