Коммерцияле хөкүмәтнеке булмаган оешмаларның социаль әһәмияткә ия проектларын гамәлгә ашыруга президент грантларының беренче конкурсында «Крепыш» 12 нче балалар бакчасы коллективы «Театр уйныйбыз-сөйләм телен үстерәбез»проекты белән җиңү яулавы турында 2023 елның беренче эш атнасында куандырды.
Грант күләме 370 мең сум тәшкил итә.
Әлеге проект кысаларында балалар бакчасы базасында сөйләме бозылган балалар өчен «яшь актерлар» театр студиясен булдыру планлаштырыла. Проект командасы фикеренчә, театр эшчәнлеге балага коррекцион йогынты ясауның иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора. Спектакльләрдә катнашу балаларга сөйләм күнекмәләрен яхшыртырга, оялчанлыкны, үз-үзеңә ышанмауны, фантазияне һәм үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә бу коллективның икенче җиңүе. 2022 елда фольклор студиясен булдыруга 500 мең сум күләмендә «Бердәм гаиләдә» республика гранты отылды.