Турай авыл җирлеге Советының чираттан тыш утырышы

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Кичә Турай авылы җирлеге Советының чираттан тыш утырышы булды.

Көн тәртибенә 2 мәсьәлә куелды: Турай авыл җирлеге башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм җирлек башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручыны билгеләү турында.

Җирлек башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Яхина Гөлнара Багданур кызы билгеләнде.

Утырышта җирлек башлыгы Әлфирә Рәхимовага "Шифалы су-Ижминводы" шифаханәсе директоры Сәлим Хәбибуллин рәхмәт һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International